«Геройдан үрнәк ал»: кычкырып укулар (6+)

Шәһәрдә үткәрелүче массакүләм-оборона һәм хәрби-патриотик эш айлыгы кысаларында, 10 февраль көнне 15 нче санлы китапханә В.Богомоловның «Иван» китабы буенча «Геройдан үрнәк ал» дигән кычкырып укулар уздырды. Балалар Бөек Ватан сугышына кагылышлы мөһим вакыйгаларны искә төшерде, мисал өчен, сугыш күпме вакыт дәвам иткән, кем белән кем сугышкан һәм нилектән. Укучылар «Барбаросса» планы – аның нәрсәдән гыйбарәт булуы, максаты, басып алган территориядә фашистлар урнаштырган «яңа тәртип» турында белде. Балалар А.Т. Твардовскийның «Я знаю, никакой моей вины» шигырен тын да алмыйча тыңлады. В. Богомоловның тормыш юлыннан кызыклы фактлар белән кыскача танышып, чиратлап, аның немец фашистлары кулыннан һәлак булган 12 яшьлек разведчик малайның фаҗигале язмышы турындагы «Иван» повестеннан өзекләрне сәнгатьле итеп укыдылар. Чара Владимир Богомоловның «Иван» китабы буенча китапнамә ләр карау белән тәмамланды. 

Поделиться: